Салих Сәйдәшев музее музыка кораллары дөньясына чакыра

2009 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

14 нче мартта сәгать 12.00 да С.Сәйдәшев музеенда (адресы: Горький урамы, 13 йорт) “Музыка кораллары дөньясында” дип аталган проект башлана. Ул музыка кораллары ясалу тарихы, аларның тарихи үсеш дәвамында үзгәрүе һәм әлеге коралларга хас музыкаль әсәрләргә багышлана.

Программа музыка мәктәбендә укучылар һәм музыкаль белеме булмаган югары сыйныф укучылары, шулай ук стдентлар өчен эшли.

14 нче һәм 28 нче мартта “Клавесиннан синтезаторга кадәр” дип аталган беренче лекциядә фортепьяно тарихы белән танышырга мөмкин булачак. Тыңлаучылар әлеге музыка коралының барлык төрләрен күрә, ишетә һәм алар турында кызыклы мәгълүматлар белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International