ТР Мәдәният министрлыгында “Татар моңы” халыкара бәйгесенең ике турына нәтиҗә ясаячаклар

2009 елның 6 марты, җомга

10 нчы мартта сәгать 14.00 да Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында яшь башкаручыларның “Татар моңы” халыкара телевизион бәйгесенең ике турына йомгак ясау һәм гала-концертка әзерләнү уңаеннан матбугат-конференциясе үтә.

Матбугат-конференциясендә катнашалар:

1.      Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәдәният министры Зилә Вәлиева;

2.      Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров;

3.      “Татарстан – Яңа гасыр” Телерадиокомпаниясе Генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова;

4.      ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Вәлиуллина;

5.      Яшь башкаручыларның “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы башкарма директоры Вил Усманов;

6.      ТР Халык артисты, Россия Авторлар Җәмгыятенең татар бүлеге рәисе Зөфәр Хәйретдинов.

Матбугат конференциясенә аккредитация үтү (843)264-73-98 һәм (843)264-74-06 телефоннары аша 6 нчы март көнне сәгать 15.00 тә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International