13 нче мартта сәгать 14.00 да Г.Тукай музееның әдәби-музыкаль салонында кунакта шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, “Мәдәни җомга” газетының баш мөхәррире Зиннур Мансуров.
Кичәдә шагыйрьнең каләмдәшләре – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон һәм сәнгать әһелләре катнаша. Чараның кунаклары – Казан шәһәре мәктәп-гимназияләренең татар теле, әдәбияты укытучылары һәм укучылары.
Чара программасында Зиннур Мансуровның шигырьләрен уку һәм иҗадый әңгәмә.
Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 нчы елда туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Югары белем алганнан соң, ике ел армиядә хезмәт итә. Төрле елларда ул “Социалистик Татарстан” газетының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче, “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире, “Татарстан” радиосының сәнгать тапшырулары мөхәррире, Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшли. Ә 1995 нче елда атналык “Мәдәни җомга” газетын оештыра һәм шул елдан бирле аның баш мөхәррире вазыйфасын башкара.
З.Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Аларның кайберләре “Яшь ленинчы” газеты битләрендә, ә соңыннан “Татарстан” китап нәшрияты чыгарган “Иркен минем туган илем” (1970) исемле күмәк җыентыкта басыла. Шул ук 1970 нче елда аның шигырьләре “Беренче карлыгачлар” җыентыгына кертелә. 1983 нче елда Мәскәүдә “Современник” нәшриятында рус телендә “Меңьяфрак” (“Тысячелистник”) һәм Казанда “Кул бирәм”(1979), “Йөз суы”(1983), “Ваем”(1988) исемле шигъри китаплары басылып чыкты.
Шагыйрь З.Мансуров, шигърияттән тыш, шактый катлаулы булган поэма жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. Аның әдәбият, сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.“Юлын белгән арымас”(1989) һәм “Күңелдә фидаи яшәсә”(2006) исемле китапларында көнүзәк мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре урын алган.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен шагыйрь З.Мансуровка Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем (1994) һәм Татарстан Республикасының мактау грамотасы (1999) бирелде. Ул шулай ук Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге һәм Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләкләре иясе.