5 нче мартта Татарстан Республикасы Саба районының Шәмәрдән авылында Фәйзулла Туишев исемендәге XI Республика гармунчылар бәйгесенең зона туры үтә.
Үзешчән гармунчылар һәм балалар музыка мәктәпләрендә укучылар катнашында зона туры 6 нчы февральдә Азнакайда, 7 нче февральдә Сарман, 20 нче февральдә Биектау районында, 27 нче февральдә Казан шәһәрендә үтте.
Апрель ахырында Казанда булачак гала-концертка кадәр, 13 нче мартта Алексеевски, 3 нче апрельдә Югары Ослан районында зона турлары узачак.
Бәйгедә катнашучыларның осталыгын бәяләү өчен Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин рәислегендә компетентлы жюри тупланган. Аның составында ТР Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе солисты Кирам Сатиев, Республика фәнни-методик үзәгенең баш белгече Фәридә Кислякова да бар.
Бәйге беренче тапкыр 1987 нче елда оештырылган, ике елга бер тапкыр үткәрелә. Ул үзешчән гармунчылар, үзешчән дуэт һәм трио, үзешчән гармунчылар ансамбле, музыка, сәнгать мәктәбе, мәдәният училищесы укучылары, солистлары профессиональ гармунчылар ансамбле номинацияләре буенча үтә.