Казанда танылган язучы Әмирхан Еникине искә алачаклар

2009 елның 11 марты, чәршәмбе

12 нче мартта сәгать 15.00 да А.М. Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музейда ТР Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган чара узачак. Иҗадый очрашуда язучының кызы Флера Әмирханова, галимнәр, язучылар һәм Казан театр училищесы студентлары катнаша.

Биредә Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлы, язучының шәхси әйберләреннән торган күргәзмә белән танышырга, аның әсәрләреннән өзекләр тыңларга мөмкин булачак.

А.М. Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музейда 1968 нче елдан бирле “Горький һәм татар әдәбияты” дип аталган бүлек эшли. Анда татар язучыларының, шул исәптән Әмирхан Еникинең дә архивы, китаплары, кулъязмалары тупланган. Язучының экспозициясе күптән түгел яңа материалларга баеды. Кызы тапшырган әлеге экспонатлар арасында язучының яшьлек дусларыннан хатлар, фронт хатлары, көндәлек, кулъязмалар, автографлы китаплар, шагыйрь Төхвәт Чинәкәй турында мәгълүмат тупланган папка, фронт кыр сумкасы, башкорт милли киеме һәм түбәтәй бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International