Удмуртиядә Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре үтә

2009 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәренең төп максаты – Удмуртия Республикасында татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләсенең торышы, әлеге өлкәдә алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү.

Чарада Татарстаннан җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар, артистлар катнаша.

Татар мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре кысаларында Можга шәһәрендә УР Милли-мәдәни автономия идарәсенең киңәйтелгән күчмә утырышы узачак. Шулай ук, Татарстан делегатлары түгәрәк өстәлләр эшендә, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, үзешчән композитор, автор-башкаручы Илгиз Кадыйровның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә катнашачак. Ижевскида, татар мәктәбе урнашачак бинаны караганнан соң, кунаклар татар классларында укучылар белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International