16 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр Казанда «Варенье» балалар иҗаты фестивале уза. Фестиваль Татарстан Республикасының социаль учреждениеләрендә (приютлар, балалар йортлары, коррекция мәктәпләре һәм мәктәп-интернатларда) тәрбияләнүче балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтелгән.
2012 елның 1 февраленнән 17 февраленә кадәр М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф.И.Шаляпин исемендәге XXX Халыкара опера фестивале узачак. Республиканың мәдәни брендына әверелгән фестиваль быел үз тарихында иң дәвамлысы булачак – 17 көн буе барачак.
5 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Һөнәр» III Бөтенроссия яшь татар режиссерлары фестивале башлана. Фестиваль Джон Осборнның «Ачуың кузгалса, борылып кара» спектакле белән ачыла.