Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Владивостокта сәүдә-икътисад, фән-техника һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
2011 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
2011 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье крае губернаторы Сергей Дарькин Владивостокта сәүдә-икътисад, фән-техника һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Шулай ук 2012 елның июнь ахырында Владивостокта федераль Сабантуй уздыру турындагы килешүгә кул куелды. Владивостокта мәчет төзү өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе дә каралды. Төзелешне Татарстан алып барачак.
Шул ук көнне Приморьеның М.Горький исемендәге академия край драма театрында Татарстан сәнгать осталары зур концерт күрсәтте. Аңа Ерак Көнчыгышның төрле почмакларыннан татарлар һәм башкортлар – Сахалиннан, Хабаровск краеннан татар җәмгыятьләре вәкилләре җыелды.
Концертка Россия хөкүмәтенең беренче вице – премьеры Игорь Шувалов килде. Ул тамашачыларга татарча “Исәнмесез” дип эндәште һәм бу көчле алкышларга сәбәп булды. Аның белән концертны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморье губернаторы Сергей Дарькин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин карады. «Казан» бию ансамбленең, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестрының, татар эстрадасы артистларының чыгышын тамашачылар җылы кабул иттеләр.
Театр холлында Татарстан турында фотокүргәзмәләр, шулай ук татар халык гамәли сәнгате күргәзмәсе оештырылды. Концертка килгән кунакларга Татарстан турындагы китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.
"Азатлык" радиосы:
http://www.azatliq.org/content/article/24406733.html
http://www.azatliq.org/audio/audio/334994.html
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз