«Һөнәр» III Бөтенроссия яшь татар режиссерлары фестивале

2011 елның 5 декабре, дүшәмбе

5 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Һөнәр» III Бөтенроссия яшь татар режиссерлары фестивале башлана. Фестиваль Джон Осборнның «Ачуың кузгалса, борылып кара» спектакле белән ачыла.
«Һөнәр» III Бөтенроссия яшь татар режиссерлары фестивале Казанда 5 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр уза. Анда Казаннан, Уфадан, Әлмәттән, Стәрлетамактан, шулай ук Македония Республикасы башкаласы Скопьедан 10 яшь режиссер катнаша. Спектакльләр ике театр мәйданчыгында күрсәтелә: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында. Фестиваль репертуарына татар һәм рус телләрендә 9 спектакль кертелгән. Фестивальне оештыручылар: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге.

«Ачуың кузгалса, борылып кара» пьесасының режиссерлары Ангелина Мигранова и һәм Родион Сабиров. Ул 5 һәм 6 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 301 бүлмәсендә күрсәтеләчәк.
Ангелина Мигранова. 2010 елда Казан театр училищесының рус актерлык бүлеген тәмамлый (педагогы Бобков В.А.) 2009 елдан Болактагы театрда артист һәм режиссер. 2010 елдан Яшь тамашачылар театры артисты.
Родион Сабиров. Хәзерге вакытта Казан театр училищесының рус актерлык бүлегендә укый (Ю.Карева һәм В.Кешнер курсы). 2009 елдан Болактагы театрда артист һәм режиссер.
Родион һәм Ангелина 2010 елда Г.Камал театрында Сэмюэль Беккетның «Годоны көткәндә» спектаклен куеп, аның белән «Пермьдәге ак төннәр» фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International