Unifrance films Казанда беренче тапкыр Француз киносы фестивален тәкъдим итәчәк

2011 елның 2 декабре, җомга
2011 елның 10 декабреннән 12 декабренә кадәр Unifrance films Франциянең Россиядәге Илчелеге ярдәме белән Казанда Француз киносы фестивале уздырачак. Фестиваль 10 декабрьдә 19.30 сәгатьтә «Родина» кинотеатрында ачылачак.
Премьералары булыр алдыннан 5 яңа фильм күрсәтеләчәк. Казан тамашачылары һәм журналистлар картина авторлары һәм актерлар белән очрашу мөмкинлегенә ия булачак. Алар арасында режиссерлар: Паскаль Арнольд («Перевод с американского»), Режи Варнье («Финишная прямая») һәм Ева Ионеско («Моя маленькая принцесса»), Карин Силл («Неслышное касание»). Моннан тыш тагын француз кинематографының кыска метражлы дүрт программасы күрсәтеләчәк. Актерлардан очрашуда Даниэль Дюваль, Яхима Торрес, Пьер Перрье катнашачак. Тамашачы берничә айдан Франциядән Оскар премиясенә тәкъдим ителәчәк “Мин сугыш игълан итәм” («Я объявляю войну») дигән фильмны карый алачак.
10 декабрьдән 11 декабрьгә каршы төндә "Родина" кинотеатрында кыска метражлы кино күрсәтеләчәк, ул тәмамлангач, тамашачыларга французча иртәнге кофе һәм круассаннар тәкъдим ителәчәк.

Хөрмәтле журналистлар!
Фильмнар турында матбугатта чыгыш өчен мәгълүматны 5, 6, 7 декабрьдә «Родина» кинотеатрында узачак пресс-показларда алырга мөмкин.
Аккредитация пресс-показлар вакытында уздырылачак.
Белешмәләр өчен тел: 8-9173-90-75-00 Лилия Әбүдарова

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International