Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Пермь краена гастрольгә китә

2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе
16 декабрьдә ТР ДСО артистлары һәм маэстро Сладковский Березникида концерт бирәчәк.
Пермь филармониясе белдергәнчә, билетлар инде күптән сатылып беткән. Икенче көнне оркестр солистлары Пермь сәнгать мәктәпләрендә мастер-класслар һәм концертлар уздыра.
ТР ДСО декабрь ахырында Мәскәүдә - МДУ һәм Чайковский исемендәге концертлар залында чыгыш ясаячак. Киләсе тур яз айларында булачак – оркестрны Мәскәүдә һәм Оренбургта көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International