Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тукайны сагыну»

2011 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли музеенда Габдулла Тукай елы кысаларында «Ашкынамын… мәңгелеккә» дип аталган күргәзмә ачылу күренекле вакыйга булды.
Күргәзмәдә шагыйрьнең шәхси әйберләре, фотосурәтләре, документлары куелган. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Санкт-Петербургның Милли-мәдәни мохтарияте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты һәм Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте булышлыгы белән гамәлгә ашырылган музейара проектын йомгаклый.
Күргәзмә кысаларында декабрь ае дәвамында Милли музейда бөек татар шагыйренең бай мирасын күрсәтүче чаралар узачак.
2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә «Тукайны сагыну» дигән концерт-очрашу булачак. Күренекле җырчы, Россиянең Атказанган, татарстанның Халык артисты Эмиль Җәлалетдинов тамашачыларга музыкаль-әдәби авторлык программасын тәкъдим итәчәк, анда шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар, шулай ук Г.Тукайга багышланган музыкаль әсәрләр яңгыраячак.
Г.Тукай шигърияте һәм шагыйрьнең үз образы күп кенә композиторларны иҗатка рухландырды һәм бу хәзер дә шулай дәвам итә. Концертта З. Яруллинның “Тукай маршы”ннан алып соңгырак вакытта шагыйрьгә багышлап иҗат ителгән әсәрләр башкарылачак.
Игътибар! 2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә булырга тиешле «Моңлы сазым» әдәби-музыкаль кичәсе күчерелде. Аны уздыру турында махсус хәбәр ителәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International