«ТАТМЕДИА»да «Татар Җыры-2011» фестиваленә багышланган матбугат конференцисе узды

2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе
16 һәм 17 декабрьдә «Пирамида» кунакханә-күңел ачу комплексында «Татар җыры-2011» фестивале уза.
Шушы уңайдан уздырылган матбугат конференциясендә катнашкан мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин «Татар җыры»ның бүген иң күренекле татар җыры фестивале булып торуын билгеләп узды. “Фестиваль татар мәдәниятен үстерүгә этәргеч биреп кенә калмыйча, аның бик ачык чагылышы да булып тора. Мәдәният министрлыгы “Татар җыры” фестивален уздыруга бик зур әһәмият белдерә. Татарстанда мондый бай тарихлы башка фестиваль юк. Быел аңа 12 ел тула, һәм бу эшнең башы гына әле. “Татар җыры”н уздыру аша без татар музыкасының нинди юнәлештә үсүен, сәхнәбезгә нинди башкаручылар чыгуын күзаллау мөмкинлеге алабыз”, - диде ул. Конференция барышында «Татар җыры» брендын саклап калу белән бәйле мәсьәлә дә күтәрелде. “Татарстан. Яңа гасыр” генераль директоры Илшат Әминов фестивальнең форматы һәм эчтәлеге үзгәрә калса да, аның исеме үзгәрмәячәк, дип ышандырды. «Татар җыры» - бренд ул. Шуңа да ул «Татар җыры» дип аталачак, - дип белдерде Илшат Әминов.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International