М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы Альбина Шаһиморатова «Алтын битлек» премиясенә лаек булды

2012 елның 17 апреле, сишәмбе
16 апрельдә Россия Зур театры сәхнәсендә (Мәскәү) Россиянең XVIII “Алтын битлек” милли театр премиясен тапшыру булды. «Россиянең театр Оскары» лауреатлары арасында Татарстанның Халык артисты Альбина Шаһиморатова да бар, ул «Опера/Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады.
Доницетти операсында Лючия ди Ламмермур партиясен Альбина сокландыргыч итеп башкарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International