Кристина Андреева һәм Олег Иваненко дуэты икенче премияне алды һәм Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең һәм матбугат жюриеның махсус призлары белән бүләкләнде.
М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Давид Залеев икенче премиягә лаек дип табылды, шулай ук заман биюе номерын иң яхшы башкарган өчен премия һәм Зур театр солисты Андрей Меркурьевның “Образның чынлыгы, хиссият һәм тәэсирлек өчен” призы белән бүләкләнде.
Беренче урыннарны Корея һәм Украина биючеләре алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чараларын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ачты.