Сергей Образцов исемендәге Курчак театры артистлары Казанда «Искиткеч концерт» спектаклен күрсәтәчәкләр

2012 елның 13 апреле, җомга
9 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында С.В.Образцов исемендәге Дәүләт академия үзәк курчак театры “Искиткеч концерт” спектаклен күрсәтәчәк. Спектакльне сәхнәгә куючылар С.Образцов, С. Самодур, режиссеры В.Кусов.
Театр труппасы сәяхәт-гастрольгә «Сергей Образцов» теплоходында чыгачак. Театр артистлары теплоходның беренче пассажирлары булачак. Анда мәшһүр Театр Музее хәзинәләреннән төзелгән күргәзмә күрсәтеләчәк, балалар өчен мастер-класслар, дәресләр уздырылачак, шулай ук музейда спектакльләр булачак.
Гастрольләр вакытында Образцов Театры һәм Саклык банкы хәйрия акциясе уздыра. Спектакльләргә балалар йортларыннан тамашачылар чакырылган, алар өчен теплоход буйлап экскурсияләр уздырачаклар һәм музей экспонатларын күрсәтәчәкләр.
«Искиткеч концерт» 65 елдан артыграк бара, ул бөтен дөньяны әйләнеп чыты һәм 9000 тапкыр күрсәтелде, шул рәвешчә Гиннесның Рекордлар китабына кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International