Бүген Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көне

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Шул уңайдан Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мөрәҗәгатендә, ЮНЕСКО карары нигезендә, 18 апрельдә бөтен дөньяда Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көне билгеләп үтелүе, республикабызда Бөтен Россия күләмендә генә генә түгел, дөнья күләмендә дә зур кыйммәткә ия булган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр тупланганлыктан, соңгы елларда бу дата Татарстан өчен аеруча зур әһәмияткә ия булуы, һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау буенча республикада зур эшләр башкарылуы әйтелә.
“Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көнендә шунысын да әйтү зарур: бай тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау – бабаларыбыз рухына олы хөрмәтебез генә түгел, бәлки киләчәк буыннарның аңлы һәм иҗади гомер сөрәчәгенә ышаныч белдерү дә ул”, – диелә мөрәҗәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International