Истанбулда Габдулла Тукай истәлегенә багышланган

2012 елның 16 апреле, дүшәмбе
Истанбулда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Очрашу Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Истанбул шәһәренең Идел-Урал мәдәни җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Чарада Истанбул һәм Төркиянең башка шәһәренең татар дисапорасы вәкилләре катнашты.

Шигърият бәйрәмендә шагыйрьнең иҗади мирасы, аның татар халкының мәдәниятен һәм телен үстерүгә йогынтысы турында чыгышлар ясалды, Татарстан студентлары һәм мәктәп укучылары тарафыннан татар, төрек, гарәп һәм башка телләрдә шигырьләре укылды. Бәйрәмдә шулай ук Түбән Кама дәүләт татар драма театры чыгыш ясады.

Тантаналы чара традиция буенча Габдула тукай шигыренә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International