ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2012 ел
дүшәмбе
Бәйрәм 18 августта 11.00 сәгатьтә башлана. Концерт татар профессиональ музыкасына нигез салган күренекле композитор Салих Сәйдәшевка багышлана.

10
август, 2012 ел
җомга
13 августта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә мәшһүр рус композиторларының берсе Александр Алябьевның тууына 225 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сәнгать бүлеге француз композиторы Клод Дебюссиның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыручы күргәзмәгә чакыра.
Киңәшмә 9 августта булды. Казан мэриясе һәм ASG компанияләре инвестиция төркеме арасындагы дәүләт-хосусый партнерлыгы проекты гамәлгә ашырыла башлауга 5 ай тулды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган проектның максаты – 2013 елгы Универсиада башланганчы Казанның тарихи үзәген торгызу.
Андрей Кончаловский үз юбилее шәрәфенә Совет чоры киносы, Европа продакшены һәм Россия кинематографиясенә нигезләнеп тудырылган фильмнар ретроспективасы белән фестивальгә киләчәк.

9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
16 августта Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры мәртәбәле Sony Music һәм RCA Red Seal Records лейблларында Татарстан композиторлары музыкасы антологиясен яздыруны башлаячак.

7
август, 2012 ел
сишәмбе
2-5 августта Алабугада Төрки дөньяда күнчелек эше фестивале узды. Ул ТЮРКСОЙ тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

6
август, 2012 ел
дүшәмбе
Казанда узачак халыкара мөселман кино фестивале программасындагы фильмнарга рецензияләр конкурсы башланды. Җиңүчегә бүләк – кинофестивальгә чакыру (Казанда яшәүчеләргә – акчалата бүләк).

3
август, 2012 ел
җомга
30 августта Игенчеләр сарае янында зур концерт булачак. Фестивальгә бөтен дөньяда мәшһүр тенор Роберто Аланья (Италия – Франция) һәм яшь йолдыз, зур театр җырчысы Венера Гыймадиева чакырылган. «Казан көзе»нә АКШ, Италия, Австрия кунаклары да киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International