Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» дип аталган традицион сәнгать бәйрәме узачак
2012 елның 13 августы, дүшәмбе
Бәйрәм 18 августта 11.00 сәгатьтә башлана. Концерт татар профессиональ музыкасына нигез салган күренекле композитор Салих Сәйдәшевка багышлана.
«Сәйдәшстан»да Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры, күренекле җырчылар Венера Ганиева, Идрис Газиев, Резеда Галимова, Георгий Ибушев катнаша. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестры һәм театр артистлары «Сәйдәшстан»да ел саен катнаша. Быел алар Кәрим Тинчуринның мәшһүр «Зәңгәр шәл» спектакленнән арияләр башкарачаклар.
Автобуслар 18 августта сәгать 9.00 дә Камал театры яныннан китә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бөтендөнья театр көнендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Ел саен үткәрелә торган театр конкурсында һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итәләр.