II Халыкара «Казан көзе» опера фестивале Игенчеләр сарае янында узачак

2012 елның 3 августы, җомга
30 августта Игенчеләр сарае янында зур концерт булачак. Фестивальгә бөтен дөньяда мәшһүр тенор Роберто Аланья (Италия – Франция) һәм яшь йолдыз, зур театр җырчысы Венера Гыймадиева чакырылган. «Казан көзе»нә АКШ, Италия, Австрия кунаклары да киләчәк.
Чарада 15 меңләп тамашачы катнашыр дип көтелә. Фестивальдә булырга теләүче чит ил туристларыннан заявкалар ел башыннан ук килә башлады инде.
Фестивальнең икенче көнендә, 5 сентябрьдә, Алексей Рыбниковның «Воскрешение мертвых» дигән V симфониясе тәкъдим ителәчәк.
Концертка керү ирекле.
Мәгълүмат: Наталья Лукина, 89377797750,
(843)236-73-65, http://www.tatarstan-symphony.com/.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International