VIII мөселман кино фестивале рецензияләр конкурсын уздыру турында игълан итте

2012 елның 6 августы, дүшәмбе
Казанда узачак халыкара мөселман кино фестивале программасындагы фильмнарга рецензияләр конкурсы башланды. Җиңүчегә бүләк – кинофестивальгә чакыру (Казанда яшәүчеләргә – акчалата бүләк).
Конкурсның жюри составына кино сәнгате өлкәсендә күренекле белгечләр һәм тәнкыйтьчеләр керәчәк. Конкурска VIII халыкара мөселман кино фестивале уздырылган көннәрдә (2012 елның 5-11 сентябрендә) йомгак ясалачак.
Рецензия өчен кинофестивальнең бөтен программаларыннан биш фильм сайлап алынган. Рецензияләр рус һәм инглиз телләрендә кабул ителә.
Фильмнар
Конкурста катнашу турындагы тәкъдимнәрне 2012 елның 20 августына кадәр info@kazan-mfmk.com электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк.
Мәгълүмат өчен телефон: 272-45-29.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International