Алабугада зур уңыш белән Төрки дөньяда күнчелек эше фестивале узды

2012 елның 7 августы, сишәмбе
2-5 августта Алабугада Төрки дөньяда күнчелек эше фестивале узды. Ул ТЮРКСОЙ тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төрле илләрдән килгән 25 оста һәм рәссам тирене сәнгатьчә эшкәртүнең төрле технологияләре белән таныштырдылар.
Өч көн дәвамында Алабугада фестивальдә катнашучыларның эшләренә бәя биргән Халыкара жюри эшләде. Өч төп премиягә лаек булучылар: «Борынгы технологияләрне торгызу» номинациясендә - Ихсан Таш (Соке поселогы, Измир шәһәре, Төркия); «Төрки халыкларның бизәкләү сәнгате мирасын заманча ачу” номинациясендә - Илдус Гайнетдинов һәм Әлфия Артемьева («Сәхтиян» ҖЧҖ, Казан шәһәре); «Төрки дөньяның һөнәрчелек традицияләре нигезендә инновацияләр һәм иҗат» номинациясендә - Ишәнбәк Чаланов (Бишкәк шәһәре, Кыргыз Республикасы). Җиңүчеләргә ТЮРКСОЙдан истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International