ASG компанияләре инвестиция төркемендә Казанның тарихи үзәген торгызу– “500 көн” проекты йомгаклары буенча киңәшмә узды

2012 елның 10 августы, җомга
Киңәшмә 9 августта булды. Казан мэриясе һәм ASG компанияләре инвестиция төркеме арасындагы дәүләт-хосусый партнерлыгы проекты гамәлгә ашырыла башлауга 5 ай тулды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган проектның максаты – 2013 елгы Универсиада башланганчы Казанның тарихи үзәген торгызу.
Киңәшмә барышында архитекторлар-реставраторлар өчен өстенлекле яклар күрсәтелде, торгызу эшләренең беренче чорын тәмамлау сроклары турында детальле фикер алышынды. Кайбер объектларда беренче чор көз ахырында төгәлләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International