Кремльнең «Манеж» күргәзмәләр залында «ХIХ-ХХ гасырлар традицион татар мәдәнияте» күргәзмәсе ачыла

2012 елның 10 августы, җомга
Күргәзмә 17 августта 16.00 сәгатьтә ачыла.
Санкт-Петербург музей тупланмасының алтын фондыннан алынган 250 экспонатның күбесе Казанда беренче тапкыр күрсәтелә. Тукымалар, нәфис чигү, уникаль бизәнү әйберләре, күн эшләнмәләр, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре татар һөнәрчеләренең осталык дәрәҗәсен бик ачык чагылдыра.
Экспозициядә Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер, Уфа, Нократ, Кострома һәм Кырым татарларының кием-салымы, бизәнү әйберләре, баш киемнәре, аяк киемнәре куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International