16 августта Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры мәртәбәле Sony Music һәм RCA Red Seal Records лейблларында Татарстан композиторлары музыкасы антологиясен яздыруны башлаячак.
Антологиягә Татарстан композиторлары – Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Рәшит Кәлимуллин, Шамил Тимербулатов, Анатолий Луппов, Ренат Еникеев, Радик Сәлимов, Мәсгудә Шәмсетдинова, Алена Анисимова, Резеда Ахиярова, Зөлфия Рәүпова, Александр Миргородский әсәрләре керәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чараларын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ачты.