ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Россиянең Париждагы ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе Константин Волков һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Г.Тукайның Әдәби музеенда  айга бер тапкыр күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, галимнәр, спортчылар, эстрада йолдызлары экскурцияләр уздыра.  

Багдад илчелегенең җаваплы сәркәтибе Әхмәд ибне Фадланның  921–922 елларда Болгар дәүләте башкаласына сәяхәте тасвирланган әсәре X гасырның беренче чирегендә Идел буенда гомер иткән күпсанлы халыкларның, җөмләдән безнең болгар бабаларыбызның да көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре, тарихы турында тиңе булмаган кулъязма чыганак булып тора.

Күргәзмә 15 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.

«Сәлам-Шолом» дигән яңа проект Рөстәм Абәзов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестрының 25 еллык юбилей концерт сезоны программасына кертелгән иде.

20 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты СССР һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты, Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов белән очрашу була.

Концерт алдыннан үзәк район китапханәсендә Кәүсәрия Шәфиковага багышланган күргәзмә почмагы ачылды.

IV кинофестиваль кысаларында балалар һәм яшьләр киносы өчен аерым конкурс һәм  II Төбәкара фәнни-гамәли  конференция уздыру каралган.

Мәктәпкә «Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе» дигән алтын медаль һәм диплом тапшырылды.


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Утырышта 2013 елда Татарстан Республикасының дәүләт мәдәният учреждениеләрендә уздырылган тикшерүләр, Татарстан Республикасы  социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан узган елда үткәрелгән социологик  тикшеренү йомгаклары, министрлыкның «көнкүреш» коррупциясенә каршы тору буенча чаралар планы үтәлеше каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International