17 гыйнварда 18 сәгать 30 минутта ДЗКЗда үзенчәлекле концерт - талантлы ике композитор Израильдән Беньямин Юсупов һәм Татарстаннан Эльмира Галимова арасында музыкаль диалог булачак. «Сәлам-Шолом» дигән яңа проект Рөстәм Абәзов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестрының 25 еллык юбилей концерт сезоны программасына кертелгән иде.
Беньямин Юсупов, Израильнең бөтен дөньяда мәшһүр композиторы, пианист һәм дирижёры, төрле илләрнең күп кенә бүләкләренә лаек булган атаклы сәнгать эшлеклесе. Аның концертын Татарстанда оештыру идеясе 2011 елда «Европа-Азия» фестивлендә Рөстәм Абәзов белән очрашу вакытында туа. Шул ук вакытта Казан оркестрының Израильдә чыгышын оештыру турында да килешенә. 2013 елның маенда казанлылар Израильгә концерт белән барды. Юсупов Татарстан композиторы Эльмира Галимованың берничә әсәрен тыңлап, аның иҗаты белән тулаем танышканнан соң, уртак проект – ике автор әсәрләреннән төзелгән концерт оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Эльмира Галимова Россиянең һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы (2007), күп кенә мәртәбәле халыкара һәм Россия күләмендә оештырылган бәйгеләр лауреаты, дәүләт бүләкләре иясе.
Рөстәм Абәзов әйтүенчә, Израиль композиторы әсәрләрендә, әлбәттә, яһүд музыкасы интонацияләре яңгыраячак, ә Эльмира Галимова музыкасында татар милли аһәңе өстенлек алачак.
Эльмира Галимова әсәрләреннән төзелгән концертларны оркестр инде өченче тапкыр куя. Бу кичәдә аның чит илләрдә инде яңгыраган өч әсәре уйналачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте