17 гыйнварда галим һәм язучы Әнвәр Хәйринең «Әхмәд ибне Фадланның 921–922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» дигән китабын укучыларга тәкъдим итү бүген галимнең туган ягында – Аксубайда уза.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мәшһүр галим һәм язучы Әнвәр Хәйринең эчтәлеге һәм фән тарихында тоткан урыны ягыннан үзәнчәлекле китабы «Әхмәд ибне Фадланның 921–922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» (рус теленә тәрҗемәсендә һәм фәнни шәрехләнүендә яңалыклар) китабы басылып чыкты. (Казан: «Слово23» нәшрияты, 2012, рәсемле, татар һәм рус телләрендә).
Багдад илчелегенең җаваплы сәркәтибе Әхмәд ибне Фадланның 921–922 елларда Болгар дәүләте башкаласына сәяхәте тасвирланган әсәре X гасырның беренче чирегендә Идел буенда гомер иткән күпсанлы халыкларның, җөмләдән безнең болгар бабаларыбызның да көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре, тарихы турында тиңе булмаган кулъязма чыганак булып тора. Аның фәнни һәм тарихи кыйммәте бүген дә әле актуаль.
Чарада Татарстанның Халык шагыйре Разил Вәлиев, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Рафис Корбан, күренекле язучы Набирә Гыйматдинова һ.б. катнашты.
Гүзәл Нигъмәтуллина авторны олы хезмәте белән тәбрикләде һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның котлау сүзен җиткерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте