17 гыйнврда Г. Тукайның Әдәби музеенда Төркия Республикасының Татарстан Республикасындагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы һәм тәрҗемәче, КФУ укытучысы Фатих Котлы экскурсия уздырды.
Г. Тукайның Әдәби музеенда айга бер тапкыр күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, галимнәр, спортчылар, эстрада йолдызлары экскурцияләр уздыра. Сабри Тунч Ангылы музейда 2013 елның декабрендә булып китте һәм проектка ярдәм итү теләге белдерде.
Тукайның мәшһүр «Печән базары яисә Яңа Кисекбаш» поэмасы язылу тарихы турында сөйләгәндә, андагы «төрек эзен» күрмичә узу һич дөрес түгел. Чөнки поэма каһарманнарының берсенә прототип буларак атаклы төрек көрәшчесе Кара Әхмәт шәхесе алынган. Төркия вәкилләре Тукай иҗатына төрек әдәбияты ясаган йогынты, шулай ук Тукай һәм аның замандашлары тормышындагы, иҗатындагы Төркия һәм төрек әдәбияты белән бәйле бөтенләй мәгълүм булмаган яисә аз өйрәнелгән нәрсәләр турында сөйләделәр.
Экскурсоводлар музейның аерым экспонатлары тарихы турында да кайбер мәгълүматлар бирделәр.
Мәгълүмат өчен: Г. Тукай әдәби музее: 293-17-66, 293-17-50, редакция бүлеге: 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте