«Вакытлы матбугатта – төрки халыклар мәдәнияте» – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенең «Казан – 2014 елда төрки дөнья башкаласы» дигән циклдан беренче күргәзмәсе шулай атала.
Анда бүлек фондындагы журналлар һәм газеталарда төрки халыклар мәдәнияте яктыртылган мәкаләләр куелган.
Күргәзмә 15 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.