20 гыйнварда 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты СССР һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты, Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов белән очрашу була.
Әлеге иҗади очрашу Камал театры белән Милли китапханәнең уртак чараларыннан икенчесе. Узган елның ноябрендә Милли китапханәдә артист Әзһәр Шакиров белән очрашу һәм аның «И, язмыш» дигән китабын тамашачыга тәкъдим итү узган иде.
Ринат Гарифҗан улы Таҗетдинов – Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә М. Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Камал театрына эшкә алына. 1989 елдан 2010 елга кадәр Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе булып эшли. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967), Татарстанның һәм Россиянең Халык артисты (1973 һәм 1982), СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1986).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте