21 апрельдән 24 апрельгә кадәр Санкт-Петербургта экология мәсьәләләренә багышланган «Өмет Меридианы» IV Бөтенроссия кинофестивале узачак.
Чара әйләнә-тирә мохитне саклау, экология проблемалары күтәрелгән фильмнар төшерүчеләрне берләштерүгә, россиялеләрдә экологиягә уңай караш һәм культура тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
IV кинофестиваль кысаларында балалар һәм яшьләр киносы өчен аерым конкурс һәм II Төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыру каралган.
Мәгълүмат өчен: meridian-hope@mail.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте