Башкортостан Республикасының Яңа авылында шагыйрә Кәүсәрия Шәфикованың юбилеена багышланган чаралар узды. Анда күпсанлы кунаклар катнашты.
Чыгыш ясаучылар шагыйрәне 65 яшьлек юбилее белән котлап, аның зур талантын, туган телгә, туган җиргә олы мәхәббәтен, рух ныклыгын билгеләп үттеләр.
Кәүсәрия Шәфикова сүзләренә йөздән артык җыр иҗат ителгән.
Концерт алдыннан үзәк район китапханәсендә Кәүсәрия Шәфиковага багышланган күргәзмә почмагы ачылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте