Фикер алышуларга йомгак ясап, Казанның 2014 елда төрки дөнья башкаласы дип игълан ителүен исәпкә алып, Комитет Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына әлеге конкурсны Татарстан башкаласында уздыру мөмкинлеген карап тикшерүне тәкъдим итте.
Әлмәт театры гастрольләре 4 февральдән 8 февральгә кадәр бара.
«Полюслар» проекты анда төрле шигъри юнәлештә эшләүче авторлар катнашуы белән кызыклы.
Рөстәм Абәзов үз экскурсиясендә Тукайның музыкага мөнәсәбәте, бөек шагыйрь иҗатының музыка үсешенә йогынтысы, татар музыкасы тарихы һәм Тукайның замандашлары – татар музыкантлары турында сөйләячәк.
Республика балалар китапханәсе очрашу урыны итеп юкка гына сайланмаган: быел ул үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм йөз елга якын эшчәнлек алып баруы вакытында анда мондый чаралар уздыру буенча зур тәҗрибә тупланды.
Җырчы Казанда башкарачак программа «Монтевердидан алып Вердигача» дип атала.