11 февральдә 14 сәгатьтә ТР республика балалар китапханәсендә Санкт-Петербургтан килгән күренекле балалар язучылары Михаил Яснов һәм Сергей Махотин белән очрашу булачак. Бу язучылар бүгенге көндә балалар әдәбияты өлкәсендә аеруча актив эшләүчеләр булып тора. Алар нәниләр яратып укый торган күп кенә китаплар авторы, әдәби премияләр ияләре. Республика балалар китапханәсе очрашу урыны итеп юкка гына сайланмаган: быел ул үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм йөз елга якын эшчәнлек алып баруы вакытында анда мондый чаралар уздыру буенча зур тәҗрибә тупланды.
Китапханә адресы: Ямашев пр., 81, 521-18-40; e-mail: mk.rdb@tatar.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте