Г.Тукай исемендәге Әдәби музейда Рөстәм Абәзов экскурсия уздырачак

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

2014 елның 5 февралендә 15 сәгатьтә  Г. Тукай музеенда музыкант Рөстәм Абәзов авторлык экскурсиясе уздырачак.   

Экскурсия Тукай музеенда гамәлгә ашырыла торган  «Йолдызның музей рейтингы» дигән  яңа проектның дәвамы булып тора. Музейда айга бер тапкыр күренекле замандашлар – әдәбият, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, спортчылар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре экскурсияләр уздыра.  

Рөстәм Абәзов үз экскурсиясендә Тукайның музыкага мөнәсәбәте, бөек шагыйрь иҗатының музыка үсешенә йогынтысы, татар музыкасы тарихы һәм Тукайның замандашлары – татар музыкантлары турында сөйләячәк.  

293-17-66, 293-17-50, 292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International