Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә керәшен халык җырларын яшь башкаручыларның «Туым жондозы» VI конкурс-фестивале гала-концерты булды

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 5 февральдә Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясендә керәшен халык җырларын яшь башкаручыларның «Туым жондозы» VI конкурс-фестивале гала-концерты булды.   

Фестивальдә катнашучылар керәшен җырларын уен коралларына кушылмыйча гына башкардылар.  Әлеге чара шунысы белән кызыклы булды.

Оештыру комитеты катнашучыларның яшенә карап, аларны өч төркемгә  бүлеп барлыгы 15 беренче урын бирде: балаларга  ( 5 – 11 яшь), үсмерләр (12 – 17 яшь) һәм яшьләр (18 яшьтән өлкәнрәк).

Фестивальнең төп бүләгенә Казаннан  Лилия Җиһаншина һәм Ләйсән Хафизова дуэты лаек дип табылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International