Мәскәүдә көмеш чор музеенда «Полюслар» проекты кысаларында күренекле шагыйрьләр Лилия Газизова һәм Денис Осокин чыгыш ясады.
«Полюслар» проекты анда төрле шигъри юнәлештә эшләүче авторлар катнашуы белән кызыклы.
Мәскәүле әдәбият сөючеләр Татарстаннан килгән кунакларны җылы каршылады, Казан шагыйрьләре чыгышы ихлас кызыксыну уятты. Кичәдә Вячеслав Куприянов, Игорь Караулов, Александр Переверзин, Илья Леленков, Андрей Анпилов, Борис Шапиро, Валерий Лобанов, Михаил Квадратов, Фәрит Нәгыйм, Даниэль Орлов, Дмитрий Данилов, Елена Усачева, шулай ук Казаннан рәссам Әнвәр Сәйфетдинов, шагыйрә Вера Хәмидуллина, музыка белгече Наилә Шәрифуллина бар иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте