Симона Кермес 30 августта Игенчеләр сарае каршында узачак «Казан көзе» IV опера фестивалендә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән чыгыш ясаячак. Опера сөючеләр өчен бу чарага керү элеккечә үк ирекле булачак.
Симона Кермес – немец җырчысы. Тамашачы аңа «Барокко патшабикәсе», хәтта «Исәр барокко патшабикәсе» дигән кушамат биргән. Бүгенге көндә җырчы дөньяның иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясый. Ул күп кенә халыкара конкурсларда мәртәбәле бүләкләргә, шулай ук Россиянең «Алтын битлегенә» ия булды. Аның язмалары EchoKlassikи һәм башка абруйлы бүләкләргә лаек булды.
Җырчы Казанда башкарачак программа «Монтевердидан алып Вердигача» дип атала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте