Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында Казанда «Төркивидение» халыкара төрки җыр телевизион конкурсы уздыру мәсьәләсе буенча фикер алышу булды

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

4 февральдә Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының  Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды.   Көн тәртибендә «Ана теле» татар телен өйрәтү проектын гамәлгә ашыру һәм Казанда «Төркивидение» халыкара төрки җыр телевизион конкурсы уздыру мәсьәләләре каралды.  Утырышны Комитет рәисе Разил Вәлиев уздырды. 

Төрки халыкларның эстрада сәнгатен үстерү өчен «Евровидение» өлгесендә оештырылган әлеге конкурсны Казанда уздыру тәкъдиме яңгырады.   Бу исә Татарстанны халыкара мәйданда таныту, татар җырчыларының тамашачы аудиториясен тагын да киңәйтү, төрки илләр телеканаллары белән хезмәттәшлекне ныгыту, шул рәвешчә, республиканың дөнья илләре белән багланышларын үстерү  өчен тагын бер үтемле чара булачак, дип саныйлар идеяне күтәреп чыгучылар.

Фикер алышуларга йомгак ясап, Казанның 2014 елда төрки дөнья башкаласы дип игълан ителүен исәпкә алып, Комитет Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына әлеге конкурсны Татарстан башкаласында уздыру мөмкинлеген карап тикшерүне тәкъдим итте. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International