«Севильский цирюльник» («Севилия чәчтарашы») спектакле белән Казанда XXXII Шаляпин фестивале ачылды

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

2 февральдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында  Ф.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара  опера фестивале ачылды.  Ул  Россининың  «Севилия чәчтарашы» спектакле белән башланып китте. Санкт-Петербургтан Юрий Александров сәхнәгә куйган бу тамаша гаять тәэсирле булды.

Быелгы  музыка форумы Казанда опера ачылуга 140 ел тулуга багышланган.  Аның тарихы турында тамашачыларга Россиянең халык артисты Святослав Белза сөйләде. Шаляпин фестиваленең даны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таралды, дип белдерде ул.  

Ф.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара  опера фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә  2 февральдән 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль кысаларында тагын бер премьера – Дж.Гершвинның «Порги и Бесс» спектакле күрсәтеләчәк.  Гала-концертлар  17 һәм  18 февральдә булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International