ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Казан халкын үз иҗаты белән Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, Казан шәһәреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан 19 коллектив таныштырачак. 
Корылтайда археология өлкәсендәге төп проблемаларга һәм палеолит чорыннан алып Яңа чорга кадәр булган археология истәлекләрен өйрәнү мөмкинлекләренә, археологиягә күп фәннәр тикшеренүләре күзлегеннән чыгып карау,  компьютер технологияләре һәм заманча тикшеренү ысулларын куллану  мөмкинлекләренә багышланган 500дән артык доклад сөйләнде.
Даими экспозицияләргә йөрүче халык саны артуы билгеләп үтелде, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге чаралар вакытында музейларга экскурсияләрне оештыру, музей объектларына чиратны киметү өчен электрон язылу кертү мөмкинлеге мәсьәләләре тикшерелде.
7 ноябрьдә ДЗКЗ сәхнәсендә «La Primavera» оркестры үзенчәлекле концерт күрсәтәчәк.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Мультипликаторлар һәм режиссерлардан торган иҗат төркеме һөнәргә яңа гына аяк басучы яшьләргә эшнең нечкәлекләре, анимация фильмнары ничегрәк тууы, аның этаплары турында сөйләячәк.  
Яшь артистлар тамашачыга «Муха-Цокотуха» операсын, шулай ук төрле номерлардан торган тулаем бер программа тәкъдим итәчәк.
Тамашачыларга театр ишекләре 1 ноябрьдә ачылачак һәм коллектив беренче кичтә 16 ел элек куелган булса да зур кызыксыну уятучы «Скрипач на крыше» спектаклен күрсәтә.
Китапханәнең тавыш яздыру секторында А.С.Тайсин редакциясендә «Татарстан географиясе» китабы рус һәм татар телләрендә һәм «Татарстан Республикасының кыскача географик белешмәлеге» китабы татар телендә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International