Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында музейлар эшенә багышланган эш киңәшмәсе узды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында музейлар эшенә багышланган эш киңәшмәсе узды.

Анда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм республиканың дәүләт музейлары җитәкчеләре катнашты.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды.  

Даими экспозицияләргә йөрүче халык саны артуы билгеләп үтелде, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге чаралар вакытында музейларга экскурсияләрне оештыру, музей объектларына чиратны киметү өчен электрон язылу кертү мөмкинлеге мәсьәләләре тикшерелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International