6 – 24 ноябрьдә Казанда XIV «Идел йорт» халыкара театр коллективлары фестиваленең III йомгаклау туры узачак.
Казан халкын үз иҗаты белән Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, Казан шәһәреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан 19 коллектив таныштырачак.
8 декабрьдә Камал театрында фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Фестивальнең иң зур бүләгенә лаек булган коллектив бу кичтә үз спектаклен күрсәтәчәк.
Аккредитация: prtatar@yandex.ru
571-39-01; 234-19-63; 292 00 39
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте