1 ноябрьдә В.И.Качалов театры өч ел диярлек дәвам иткән реконструкциядән соң тамашачыларга төп сәхнәсен ача. Яңартылган бина 7 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты катнашында ачылган иде. Ике ай дәвамында качаловлылар яңа-иске бинага күнегә килделәр. Тамашачыларга театр ишекләре 1 ноябрьдә ачылачак һәм коллектив беренче кичтә 16 ел элек куелган булса да зур кызыксыну уятучы «Скрипач на крыше» спектаклен күрсәтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте