Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 25 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

25 октябрьдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт  драма театры сәхнәсендә театрның 25 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды. Бу кичтә коллектив Р.Галиевның «Кадер кичәсе» спектаклен күрсәтте.   

Спектакльдән соң Татарстан Республикасы мәдәният министры  Айрат Сибагатуллин артистларны һәм театр хезмәткәрләрен юбилей белән тәбрикләде, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесенең котлауларын укыды,  бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International