Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен географиядән «сөйләшә торган» китаплар (аудиокитаплар) чыгарылды. Китапханәнең тавыш яздыру секторында А.С.Тайсин редакциясендә «Татарстан географиясе» китабы рус һәм татар телләрендә һәм «Татарстан Республикасының кыскача географик белешмәлеге» китабы татар телендә әзерләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте