25 октябрьдә Казанда IV(XX) Бөтенроссия археология корылтае эшен йомгаклады. Чарада Россиянең төрле почмаклардан һәм чит илләрдән 6оо дән артык галим һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсе белгечләре катнашты.
Корылтайда археология өлкәсендәге төп проблемаларга һәм палеолит чорыннан алып Яңа чорга кадәр булган археология истәлекләрен өйрәнү мөмкинлекләренә, археологиягә күп фәннәр тикшеренүләре күзлегеннән чыгып карау, компьютер технологияләре һәм заманча тикшеренү ысулларын куллану мөмкинлекләренә багышланган 500дән артык доклад сөйләнде.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән бергә төрле темаларга түгәрәк өстәлләр булып узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте