28 октябрь – Халыкара анимация көне.
30 октябрьдә 11.00дә «Татармультфильм» берләшмәсе һөнәри бәйрәме уңаеннан үзе өчен рәссамнар һәм дизайнерлар җитештерүче уку йортларының иң беренчесе – Фешин исемендәге сәнгать училищесы студентлары белән очрашу уздыра.
Мультипликаторлар һәм режиссерлардан торган иҗат төркеме һөнәргә яңа гына аяк басучы яшьләргә эшнең нечкәлекләре, анимация фильмнары ничегрәк тууы, аның этаплары турында сөйләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте